ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кайбыч муниципаль районындагы иң зур балалар бакчасы – район үзәгендәге “Миләшкәй”дән быел 29 баланы мәктәпкә озатканнар, сабыйларны әле дә кабул итәләр. – Бакчабыз 140 урынга исәпләнгән, хәзерге вакытта 130дан артык бала йөри. Мәктәпкә әзерлек төркемендә быел да 30 сабый. Балаларын китерергә теләүче әти-әниләр байтак, чиратка тезелмәсәләр дә, дистәдән артык гариза бар. Аларның барысы да хәзер үк йөри башлый дигән сүз түгел, яшь ярым тулгач, уку елының теләсә кайсы вакытында килә алалар. Әлегә берәүне дә кире бормыйбыз, урыннар җитә, – диде бу уңайдан “Миләшкәй” мөдире Сәвия Тимершина.
Нурлат муниципаль районындагы мәктәп автобусларына шоферлар җитми. 32 автобуска бары 29 шофер туры килә.Бу – иң беренче чиратта машина йөртүчеләр арасында автобус йөртү өчен кирәк булган “Д” категорияле таныклыларның аз булуы белән бәйле, диләр район мәгариф идарәсендә. 2006 елда бер маршруттан башланган мәктәп автобуслары саны хәзер 32гә җиткән, әле тиздән автопаркны яңарту да көтелә икән. Әмма проблемалар да очрап тора. Шул 32 автобус арасында Ключи бистәсеннән шәһәрнең 3нче урта мәктәбенә йөреп укучы балаларга гына транспорт юк. Ключи шәһәр составына кергәнлектән, балалар мәктәпкә шәһәр эчендәге маршрут автобусында йөри, диләр мәгариф идарәсендә әлеге хәлгә аңлатма биреп. Дөресрәге, мондый категориягә ия булган машина йөртүчеләр, хезмәт хакы аз булганлыктан, мәктәп автобусын йөртергә атлыгып тормый икән.
Бу хәл Россия Конституциясе һәм белем турындагы закон таләпләренә каршы килә. Кукмара муниципаль районындагы башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына комплектлау турындагы карары закон таләпләренә җавап бирәме – прокуратура шул мәсьәләне тикшерде, дип хәбәр итте район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Миннемулла Нәҗипов.
Чүпрәле муниципаль районы үзәгендәге 90 нчы номерлы һөнәр училищесы “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” (“Дрожжановский техникум отраслевых технологий”) автономияле дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе статусына ия булды.
Нурлат шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә футбол мәйданчыгын ясау эшенә керештеләр. Мәйданчыкны урнаштыру белән “Лидер” җәмгыяте хезмәткәрләре шөгыльләнә.Мәктәп директоры Рита Хисамова сөйләгәннәрдән аңлашылганча, мәйданчык булырга тиешле урын агач төпләреннән арындырылган инде. Моннан тыш, бирегә балчык китереләчәк. Аннан грунтны күтәрү эшләре башлана.
Илнең иң яхшы 500 мәгариф учреждениесе исемлегенә 19 Татарстан мәктәбе кергән.  КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе исемлегенә кергән.
Сентябрь ахырында барлык мәктәпләрдә видеокүзәтү системасы эшли башлаячак. Хәзерге вакытта мондый җайланмалар бары тик 7 нче һәм 11 нче мәктәпләрдә генә урнаштырылган. Мәктәпләр өчен видеокамера депутатлар һәм мәктәпне шефлыкка алган предприятие яки оешма исәбеннән сатып алыначак. Мәсәлән, 5 нче мәктәпне шефлыкка алган предприятие бу мәктәпкә 11 видеокүзәтү җайланмасы сатып алган һәм урнаштырып та биргән. Әлеге камералар ярдәмендә вахтер мәктәп коридорын гына түгел, ә бәлки якын-тирә территорияне дә күзәтә ала.
Урыссу балалар иҗаты үзәге үз тәрбияләнүчеләре өчен ишекләрен ачты: биредә Ачык ишекләр көне узды.Педагогик коллектив “Балачак иленә рәхим итегез!” исемле бәйрәмгә килүчеләрне ачык йөз белән каршы алды. Укытучылар һәм алар тәрбияләүче балалар әзерләгән музыкаль-күңел ачу чарасы әти-әниләргә һәм укучыларга әлеге үзәкнең зур могҗизалар тудыру сәләтенә иялеге турында тулы мәгълүмат бирде.
Хәзерге вакытта Азнакай муниципаль районының мәгариф системасында 1349 педагог эшли. Шуның 301е – югары, 910 ы беренче категориягә ия. Яшь белгечләр бары 1,7 процент кына. Быел район педагоглары алдына укыту процессында югары нәтиҗәле технологияләр куллану, мәгариф учреждениеләрендә яшь белгечләрнең санын арттыру, балаларның техник иҗатын үстерү мәйданчыклары булдыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен шартлар тудыру, балаларны ике дәүләт телендә укытуның сыйфатын яхшырту, 3 яшькә кадәр сабыйларны балалар бакчасы белән тулысынча тәэмин итү һәм алгарышка илтә торган башка шундый мөһим бурычлар куелган.
Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыповка 75 яшь тулды. Шушы вакыйга уңаеннан, 20 сентябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Рүзәл әфәндене хөрмәтләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International