ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

П.А. Кирпичников исемендәге «Орбиталь-2022» югары сыйныф укучыларының 51 нче профильле химия мәктәбе Казан милли тикшеренү технология университеты Татарстан Республикасының сәләтле яшь химиклары өчен кабат ишекләрен ача. Җәйге мәктәпнең укыту программасы химия фәненең заманча юнәлешләре һәм технологияләре белән танышуны күз алдында тота.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин атады.

Татарстанда быел тагын ике шәһәрдә «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы барлыкка киләчәк. Белем бирү комплекслары 1 сентябрьдә Әлмәттә һәм Түбән Камада ачыла. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында хәбәр итте.

Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче этабы дәвам итә. Ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәми торган укучылар өчен билгеләнгән. Бүгенге көндә гомуми белем бирү учреждениеләренә 18 меңгә якын бала кабул ителгән инде.

Мәскәүдә «Мәгариф флагманнары. Муниципалитет» «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасынының Бөтенроссия һөнәри конкурсының ярымфиналы старт алды. Конкурс «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татарстанда мәктәп тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясенә йомгак ясалды. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, быел 11-нче сыйныф укучылары рус теле, әдәбият, физика, биология, география һәм информатика буенча дәүләт имтиханнарын узган елдагыга караганда начаррак тапшырган. Шулай да Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының барлык фәннәр буенча уртача баллары гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» дип аталган өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының федераль читтән торып катнашу этабы жюрие эше нәтиҗәләре буенча конкурсның федераль читтән торып катнашу этабында катнашучылар исемлеге билгеләнде.

2022 елның 19 июлендә Самара өлкәсендә Мастрюков күлләре территориясендә «iВолга» ИФО Яшьләр форумы лагереның төп мәйданчыклары каралды.

Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы узачак.

Казан халкының мәшгульлек үзәге укучыларны бизнес нигезләренә өйрәтү өчен 2,4 мн сум акча юнәлдерәчәк, тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International