Татарстан Республикасын «Мәгариф флагманнары. Муниципалитет» конкурсының ярымфиналында Түбән Кама муниципаль районы командасы тәкъдим итә

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Мәскәүдә «Мәгариф флагманнары. Муниципалитет» «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасынының Бөтенроссия һөнәри конкурсының ярымфиналы старт алды. Конкурс «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Конкурс мәгариф идарәсе муниципаль органнарының идарә итү командаларына юнәлдерелгән. Командалар составында бер муниципаль берәмлекнең идарә звеносының биш вәкиле-җитәкчеләрдән алып белгечләргә кадәр.

Проектның максаты мәгариф өлкәсендә идарәчеләрнең югары дәрәҗәдәге һөнәри компетенцияләргә һәм һөнәри күнекмәләргә ия булган перспективалы командаларын эзләү, үстерү һәм аларга ярдәм итү.

Татарстан Республикасын ярымфиналда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе командасы («Без бергә») тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International