Бердәм дәүләт имтиханында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр билгеле

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин атады.

«2021 ел белән чагыштырганда, югары балларга ия мәктәпләр исемлеге үзгәрмәгән диярлек», - диде министр.

Түбәндәге мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары БДИ да югары нәтиҗәләр күрсәткән:

  • Казанның 131 лицее (306 югары баллы нәтиҗә)
  • Чаллының 78 нче лицее (261)
  • КФУның Лобачевский исемендәге лицее (196)
  • Казанның 19 нчы гимназиясе (175)
  • Әлмәтнең 2 нче лицее (166)
  • Түбән Каманың 35 нче лицее (164)
  • КФУның IT-лицее (147)
  • Бөгелмәнең 2 нче лицее (120)
  • Чаллының 26 нчы гимназиясе (119)
  • Казанның 39 нчы мәктәбе (119)
  • Казанның 83 нче лицее (117).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International