Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче этабы дәвам итә. Ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәми торган укучылар өчен билгеләнгән. Бүгенге көндә гомуми белем бирү учреждениеләренә 18 меңгә якын бала кабул ителгән инде.
Балаларны мәктәпкә кабул итүнең беренче этабы 1 нче апрельдән 30 нчы июньгә кадәр узды. Гомуми белем бирү учреждениеләренә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга керүгә өстенлекле хокукы булган балаларны кабул иттеләр. Беренче сыйныф укучыларын кабул итүнең икенче этабы 5 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Баланы мәктәпкә кабул итү өчен гаризаны өч ысул белән бирергә мөмкин: ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша, учреждениегә шәхси барып, электрон почта яки почта хезмәте ярдәмендә.
Исегезгә төшерәбез, быел мәктәпләргә 20 меңнән артык беренче сыйныф укучысы барачак. Мәктәпкә бары тик буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр. Бу очракта беренче сыйныф укучысын башка белем бирү учреждениесенә урнаштыру өчен ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр баланы буш урыннар булган якындагы мәктәпкә билгеләячәк.
Моннан тыш, Казанда мәктәп автобуслары эше оештырылган. Шәһәрдә барлыгы 40 мәктәп автобусы эшли, алар уку вакытында 2,5 меңнән артык баланы йөртә, дип хәбәр иттеләр Казанның Мәгариф идарәсендә.