Исегезгә төшерәбез, форумда 110 татарстанлы катнашачак.
2022 елның 19 июлендә Самара өлкәсендә Мастрюков күлләре территориясендә Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы лагереның төп мәйданчыкларын карау булды. Форум Дирекциясе һәм профильле ведомстволар вәкилләре эре яшьләр чарасында катнашучыларны һәм дәрәҗәле кунакларны кабул итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Агымдагы елда форумга Россия Федерациясенең 78 субъектыннан 20 меңнән артык, шулай ук Луганск Халык Республикасыннан килгән гаризалар рекордлы санда бирелгән.
Киңәшмә кысаларында катнашучылар яшьләр форумы программасы, территорияне һәм керү юлларын төзекләндерү, шулай ук куркынычсызлыкны һәм медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, Росмолодежьның юбилей форумы өчен билгеләнгән «Этномәдәни күптөрлелек» тематикасы РФ Президенты Владимир Путин Указы белән билгеләнгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы темасы белән туры килә.
Форумны үткәрү даталары: 2022 елның 21-29 июле. Үткәрелү урыны-Самара өлкәсенең Мастрюков күлендәге «Фестиваль паркы».