ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне Мәскәүдә "Алдынгы инженер мәктәпләре" федераль проектына югары уку йортларын сайлап алуга старт бирелде. Үзендә югары технологияле компанияләр белән партнерлыкта булган яңа форматтагы инженер мәктәбен ачу хокукы өчен Россиянең 41 төбәгеннән 89 вуз ярыша.

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының рәсми сайтында https://teacher.natlang.ru беренче катнашучыларны теркәү башланды.

Казан федераль университеты магистратура программалары, фәнни-технологик үсешнең тиешле юнәлешләре буенча 256 өстәмә бюджет урыны алды, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Яр Чаллыда беренче чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Мәктәпләр тантаналы чаралар үткәрү даталарын үзләре сайлыйлар, аларның соңгылары 3 июльдә узачак.

Студентлар һәм вуз хезмәткәрләре коворкингта университет технологик бизнес-проектларын тормышка ашыра алачак, анда аларга бизнес экспертларыннан түләүсез консультацияләр һәм методик ярдәм биреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Берләшкән металлургия компаниясе (БМК) һәм политехника музее фәнне популярлаштыру буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру турында килештеләр. Шул исәптән, сүз Татарстанга да кагылачак фестиваль турында бара, дип хәбәр итә ТАСС.

Бу уку елында бюджет урыннарына кергән Казан дәүләт энергетика университеты студентлары ай саен 2 мең сум күләмендә стипендия алачак. Әмма кайбер категория студентлар дүрт ноле булган суммага да исәп тота алачак. 

21 июнь көнне 18:00 сәгатьтә Казан энергетика университеты тарихында беренче тапкыр мәктәп һәм техникум укучылары өчен «ЭнергоНочь» җәйге фән кичәсе узачак.

Хәзерге вакытта Россия мәктәпләрендә башка фәннәр кысаларында укытыла торган финанс грамоталылыгы, аның мөһим гамәли әһәмиятен исәпкә алып, мөстәкыйль дисциплина булырга тиеш. Петербург халыкара икътисадый форумында Россия Банкы рәисе урынбасары Владимир Чистюхин шундый чакыру белән чыгыш ясады.


18
июнь, 2022 ел
шимбә

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының масштаблы проекты - «Мөһим турында сөйләшү» дәресләре циклы мәктәпләрдә яңа уку елыннан башланачак. Бу проектта сыйныф җитәкчеләренә әйдәп баручы роль бирелә. Проектның максаты - укучыларның төп милли кыйммәтләр нигезендә карашларын һәм фикерләрен формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International