КФУ магистратурага 256 өстәмә бюджет урыны алды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Казан федераль университеты магистратура программалары, фәнни-технологик үсешнең тиешле юнәлешләре буенча 256 өстәмә бюджет урыны алды, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

«2022-2023 уку елында университетта 256 магистрант күбрәк белем алачак, аларның 231е көндезге формада һәм 25е читтән торып уку программасын үзләштерәчәк. Быел магистратурада бюджет урыннарының гомуми саны-2 690»,-дип билгеләп үттеләр университетның матбугат хезмәтендә.

Иң күп өстәмә бюджет урыннары (101) - КФУ ның Яр Чаллы институтында. Аларның 27се – «Машина төзелеше» магистрлык программасына һәм 20се - «Җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре» программасына бүлеп бирелгән.

Россия вузларына магистратура программалары буенча 30 мең өстәмә урын бүлеп бирү турындагы боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International