Чаллыда беренче чыгарылышлар 28 июньдә узачак

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Яр Чаллыда беренче чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Мәктәпләр тантаналы чаралар үткәрү даталарын үзләре сайлыйлар, аларның соңгылары 3 июльдә узачак, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Традиция буенча, аттестатлар тапшыру белән рәсми өлеш күпчелек очракта уку йортларында узачак, шуннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары шәһәр рестораннарына һәм кафеларына юл тотачак, дип билгеләп үтә басма.

Әлегә унберенче сыйныф укучылары БДИ тапшыра. Информатика һәм ИКТ буенча соңгы имтиханнар 20 һәм 21 июньдә узачак. Быел Автошәһәрдә 2145 чыгарылыш сыйныф укучысы исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International