Шимбә көнне Мәскәүдә "Алдынгы инженер мәктәпләре" федераль проектына югары уку йортларын сайлап алуга старт бирелде. Үзендә югары технологияле компанияләр белән партнерлыкта булган яңа форматтагы инженер мәктәбен ачу хокукы өчен Россиянең 41 төбәгеннән 89 вуз ярыша.
"Алдынгы инженер мәктәпләре - илдә заманча инженер кадрларына кытлык проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирүче уникаль проект, - дип билгеләп үтте Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков. - Проект кысаларында югары уку йортлары белгечләрне укытып кына калмыйча, башка югары уку йортларына инженерлык юнәлешле әзерлек тәҗрибәсен таратачак. Бу киләчәктә теләсә кайсы университетта югары профессиональ инженерлар әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Ә югары технологияле компанияләрнең катнашуы нәкъ менә бүген һәм иртәгә кирәк булачак хезмәткәрләрне әзерләргә мөмкинлек бирәчәк".
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыклары, компания җитәкчеләре, фән һәм мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм профильле инженерлык юнәлешләре буенча экспертлар кергән Совет өч көн дәвамында алдынгы инженер мәктәпләрен үстерү программаларын караячак. Нәтиҗәдә, 30 университет билгеләнәчәк, алар базасында "Алдынгы инженер мәктәпләре" ачылачак.