Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе, “Мәктәп инновацияләр лабораториясе" Бердәмлек оешмасы (Санкт-Петербург шәһәре), «Мәгариф сыйфаты белән идарә итү: нәтиҗәле идарә итү теориясе һәм практикасы» фәнни-методик журналы (Санкт-Петербург шәһәре), Казан шәһәре Совет районының «90 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназия базасында 2019 елның 29нчы мартында “Мәктәп һәм вузның мәгариф үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруда хезмәттәшлеге: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар " дигән темага республика фәнни - методик конференциясе узды.
2019 елның 29нчы мартында Казан сәүдә-икътисад техникумында урта һөнәри белем белгечлекләренең эреләндерелгән төркеме буенча "Икътисад һәм идарә” бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды. Чараны оештыручылар -Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан сәүдә-икътисад техникумы.
«ТИСБИ» Идарә университетының өзлексез белем бирү институты базасында март аенда «Мәгариф оешмасы тьюторының һөнәри эшчәнлегендә цифрлы технологияләр" темасы буенча тьюторлар укытылды. Дәресләр күләме 36 академик сәгать тәшкил итте.
"Фән 0+” Бөтенроссия фестивале - ел саен уздырыла торган чара, әмма Татарстан башкаласында ул беренче тапкыр узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан һәм Чаллы халкына 1 нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен ташламалы кабул итүне раслау кирәклеге турында искә төшерә.
2019 елның 27нче мартында Игорь Комаров Түбән Новгородның “Комедія" театрында булды һәм спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны һәм актерларны театр көне белән котлады.
Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина хәбәр иткәнчә, «Земство укытучысы» проектын төбәкләрдә 2020 елның 1нче гыйнварыннан башлап җибәрергә планлаштыралар.
Татарстанда Г. Тукай исемендәге VIII Республика фәнни-тикшеренү укулары узачак. Алар 12нче апрельдә бөек татар шагыйре исемен йөртүче Яңа Кырлай урта мәктәбе базасында узачак.
17нче марттан 24нче мартка кадәр химия, француз теле һәм астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этаплары узды. Алар Уфа, Мәскәү һәм Самара шәһәрләрендә булды. Бу олимпиадаларда безнең республикадан 27 укучы катнашты.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт беренче тапкыр кытай теле буенча БДИга әзерлек буенча тәкъдимнәр бастыра.