29 – 31нче март көннәрендә «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә наркотикларга каршы «Мөстәкыйль балалар» проектының профильле сменасы булып узды.
Бүген Мәскәүдә узган испан, италия һәм кытай телләре буенча бөтенроссия мәктәп
укучылары олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары игълан ителде. 28нче мартта
башланган һәм 1нче апрельдә тәмамланган олимпиадада безнең республикадан 7 укучы
катнашты.
25нче марттан 31нче мартка кадәр Республика олимпиада үзәге мәктәп укучыларының экология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына узган өлкән сыйныф укучыларын әзерләү максатыннан өйрәнү-әзерләнү җыеннары үткәрде.
Татарстан җыелма командасы әгъзалары WorldSkills милли чемпионатында катнашу өчен көрәшә.
4нче һәм 5нче апрель көннәрендә Казанда “Ел укучысы-2019" конкурсы узачак. Иң яхшы исем өчен Казанның 4нче, 9 – 11нче сыйныф укучылары көрәшәчәк.
Башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектлары буенча фикер алышу башланды.
"Юнармия” хәрәкәтендә катнашучыларга шәхси казанышлары өчен бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә баллар өстәләчәк, дип хәбәр итә ТАСС хәрәкәтнең Баш штабы начальнигы Роман Романенко әйтүе буенча.
КФУның яшь галиме Александр Малинов студентлар һәм аспирантлар бөтенроссия конкурсы лауреаты булды, дип хәбәр итә Санкт-Петербург тау университеты матбугат хезмәте.
23 – 28нче мартта Мәскәүдә икътисад буенча мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Ярышларда Россиянең 61 регионыннан 283 укучы катнашты.
29нчы мартта Яшел Үзән районында Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Мин авылны сайлыйм» проекты кысаларында укучыларның IX фәнни-тикшеренү, проект–иҗади эшләре республика конкурсының йомгаклау этабы булып узды.