Татарстанда "Елның балалар бакчасы" бәйгесе старт алды. Традицион республика бәйгесендә балалар бакчасының муниципаль рейтингында беренче урын алган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнаша.
2016 елның 9 сентябрендә Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Саратов иҗтимагый-икътисади институтында III Төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференциянең темасы - "Яшьләр арасында эшмәкәрлек үсеше перспективалары". Чарада катнашу өчен http://www.seun.ru/content/reg_form/ сайтында теркәлергә һәм анкета тутырырга кирәк. Заявкалар 2016 елның 5 сентябренә кадәр кабул ителә.
26 июльдә Казан университетында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында олимпиадада катнашучылар, кунаклар һәм волонтерларны урнаштыру һәм трансфер мәсьәләләре, ябылу һәм ачылу тантаналарын оештыру, реклама продукциясен җитештерү турында сүз барды.
Бүген Иннополис шәһәрендә V "Президент академиясенең җәйге кампусы" еллык белем бирү форумы тәмамланды. 11 көн дәвамында 220 ләп студент 12 командага бүленеп эшләгән. Төрле кейслар буенча мәсьәләләрне хәл иткән. Төркемнәрдә тьюторлар җитәкчелегендә презентацияләр әзерләгән.
Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбе бакчасын һәр сыйныф укучылары ясаган төрледән-төрле эшләнмәләр бизи. Бу проект иске әйберләргә икенче гомер бирү максатыннан эшләнде, дип аңлата мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев.
12-19 августта Казанда информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада узачак. Олимпиадада 88 илнең 300дән артык мәктәп укучысы көч сынашачак.
Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы 4-7 августта узачак. Казан бу көннәрдә 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 900 кунак кабул итәчәк. VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла. Форумда яшьләр татарга кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып хәл итәчәк: татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле турында сүз барачак. Ул ике елга бер тапкыр уздырыла.
“Авыл укытучысы – 2016” конкурсының I турына йомгак ясалды. Бәйгегә юлланган хезмәтләр арасыннан авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим бер проблема ачык чагылдырылган һәм, шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, әлеге проблеманы чишүнең нәтиҗәле юлы тәкъдим ителгән 30 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары “Авыл укытучысы – 2016” конкурсының II этабында катнашу хокукына ия булды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, сентябрь аенда рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ һәм ДЧИ үткәреләчәк. Рус теле буенча имтиханнар 5 сентябрь көнне узачак. Ә база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ һәм математика буенча ДЧИ – 8 сентябрьдә.
12-19 августта Казан информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада рухы белән яшәргә җыена.Олимпиадада 88 илнең 300дән артык мәктәп укучысы көч сынашачак. Россиядән Халыкара олимпиадада һәркайсында дүртәр кеше булган ике команда катнашачак. Беренче командада Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе шәһәрләре мәктәп укучылары - Макеев Владислав, Резников Григорий, Путилин Михаил и Наумов Станислав чыгыш ясый. Икенче команда исемлегендә исә Мәскәү өлкәсеннән Солонков Денис, Татарстан Республикасыннан - Әсхәт Сәхәбиев, Түбән Новгород өлкәсеннән - Саша Дроздова һәм Санкт-Петербург шәһәреннән Анопренко Михаил керде.