2016 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 75 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 16 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
Сәнгать белгече, архитектор, тарих фәннәре кандидаты (1966), сәнгать фәннәре докторы (1984) булып танылган Фуад Хәсән (Хөсәен) улы Вәлиевнең (1921-1984) тууына – 95 ел.
Бүген Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында мәктәпләр арасында киң күләмле хәйрия ярминкәсе узды, ул шәһәрнең берничә уку йортын үз мәйданчыгында берләштерде.
Бүген Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында мәктәпләр арасында киң күләмле хәйрия ярминкәсе узды, ул шәһәрнең берничә уку йортын үз мәйданчыгында берләштерде.
13 майда Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары катнашында республикакүләм киңәшмә узды.
16-нчы майдан Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы старт ала. Конкурста республиканың 155 балалар бакчасы катнашачак, бәйге 15-нче июньгә кадәр дәвам итә.
2016 елның 13 майда «Тукай эзләре буйлап» җәяүлеләр сәяхәте Арча- Өчиле-Яңа Кырлай маршруты буйлап юлга чыкты. Монда Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба районнарыннан килгән, төрле конкурсларда җиңүче 56 сәләтле укучы, укытучылар, кунаклар катнашты.
Татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов бүген туган көнен билгеләп үтә.
14-нче май көнне Казанда бик зур хәйрия ярминкәсе үтә. Әлеге чара 19-нчы, 52-нче номерлы гимназияләр, 83-нче номерлы лицей һәм 35-нче номерлы мәктәп укучыларын берләштерәчәк. Ярминкәдән кергән барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге хосписка, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шулай ук авыру балаларга юнәлдереләчәк.
178-нче номерлы Мәгариф үзәге үзенең 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Түгәрәк дата уңаеннан 14-нче май көнне үзәкнең үзәк мәйданында “Балачак иле” масштаблы бәйрәме оештырыла. Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башлана.