23 майда Казанның "Татнефть арена" боз сараенда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләү һәм чемпионатны ябу тантанасы булды. Чемпионатта командалар арасында беренче урынны Татарстан Республикасы җыелмасы яулады. Икенче урынга Свердловск өлкәсе командасы чыкты, өченче - Мәскәү.