Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы
2015 елның 22 мае, җомга
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Чираттагы уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык булды. Республикабызның 17 меңнән артык укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлыячак. Сезнең һәрберегез алдында беренче җаваплы адым – үзегезнең һөнәри юлыгызны сайлау тора.
Сайлаган юлыгызның ныклап уйланылган булуын телим. Үзегезгә ышаныгыз, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм куелган максатыгызга ныклы адымнар белән атлагыз. Сез яшь, яңа идеяләргә һәм аларны тормышка ашыру өчен көч һәм энергиягә бай.
Алда – дәүләт имтиханнары. Бөтен көчегезне куеп имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сезнең мәктәптә ирешкән уңышларыгыз һичшиксез укытучыларыгызның тырышлыгы. Шуңа да аерым рәхмәт сүзләрен сезгә белем баскычларын яуларга ярдәм иткән, иң мөһим кешелеклелек сыйфатларына – игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык һәм гаделлеккә өйрәтүче укытучыларга җиткерәсем килә. Сезнең риясыз һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республикабызда белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Киләчәктә укучыларыгызның уңышлары Татарстаныбызга гына түгел, чит җирләргә дә танылачагына һичшиксез ышанам!
Хөрмәтле әти-әниләр, уку елы дәвамында сезнең балаларыгыз янында булуыгызны, һәрчак ярдәм итеп торуыгызны беләм. Алар сезнең өметне акласын, бәхетле булсыннар иде.
Бу көннәрдә Казанда, инде менә икенче ел рәттән, WorldSkills Russia-2015 III Милли чемпионаты уза. Анда булу мөмкинлегеннән файдаланып, югары технологияләргә корылган эшче һөнәрләрнең ни дәрәҗәдә кирәклеген күргәнсездер дип уйлыйм. Әлеге чемпионатта катнашу сезнең өчен һөнәр сайлауда яңа мөмкинлекләр ачсын дигән теләктә калам.
Уку елы тәмамлана. Укучылар, һәммәгезгә дә җәй айларын күңелле генә түгел, ә файдалы итеп уздыруыгызны телим. Тормышта нинди генә юнәлеш сайласагыз да, беркайчан да битарафлыкка юл куймыйча, һәрнәрсәгә җитди якын килүче актив яшьләр булып, республикабызга тырышып хезмәт итәрсез дип ышанам.
Сезгә киләчәктә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов
Белешмә: 2015 елда Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 17 522 (Казанда – 5 307), 9нчы сыйныфны – 34 225 укучы (Казанда – 9 188) тәмамлый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз