19 майда Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 7нче гимназиясендә "Умники и умницы" республикакүләм уенының финал этабы узды. Чарада "Умники и умницы" телеолимпиадасының алыштыргысыз алып баручысы һәм авторы, тарихи фәннәр кандидаты Юрий Вяземский катнашты.