Чаллы укучылары шәһәр тарихын өйрәнә

2015 елның 22 мае, җомга

Чаллыда дистә елдан артык инде 6-7 нче сыйныф укучылары өчен шәһәребезне өйрәнүне максат иткән “Отчий край” программасы эшли.
Укучылар Чаллының тарихын, аның истәлекле урыннарын, урамнарын, һәйкәлләрен, шәһәр үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләрнең тормышын, эшчәнлеген өйрәнәләр.

Программа ел дәвамында эшли һәм аның кысаларындагы чара-бәйгеләр өч этапта үтә. Өченче этап нәтиҗәләре буенча 76нчы гимназия командасына тиңнәр булмаган.
Быелгы бәйгеләрдә 19 мәктәптән 20 команда, 120 укучы катнашкан. Барлык өч этап нәтиҗәләре буенча 26нчы гимназия командасы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International