Азнакайда актив укучыларга “Чулпан” премиясе тапшыралар

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Азнакай районында сәләтле балаларны үстерүгә игътибар зурдан. Күптән түгел генә төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләргә район башлыгы гранты тапшырылган иде. Бүген, 20 майда, 16 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив укучыларга “Чулпан” премиясе тапшырылачак. Әлеге конкурс районда 20 нче елын үткәрелә. Быел анда 300 дән артык укучы катнашты. Шуларның 48 е лауреат һәм дипломант булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International