ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган ел чемпионатка 50 мең чамасы кеше килгән, аларның 30 меңгә якыны укучылар булган. Быел 60 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Барлык павильоннарны карау һәм барлык һөнәрләр белән танышу өчен сәгать ярым вакыт кирәк. Һәр конкурс мәйданчыгы яында теге яки бу һөнәр турында сөйләүче кеше булачак. Балалар өчен уен мәйданчыклары да оештырылачак.
"WorldSkills Russia-2015" чемпионатына керү - бушлай.