ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 20-21 мартында Минзәлә муниципаль районында "Ел укытучысы-2015" республика конкурсының зона этабы узды. Зона этабында Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 25 укытучы катнашты.
Математика буенча БДИны тиешле вакытыннан алда тапшыручылар имтихан нәтиҗәләре турында апрель башында беләчәк. Мәктәпне быел тәмамлаучылар җыйган балларын үз мәктәпләрендә, башкалар исә имтихан тапшырырга теркәлгән урында белешә ала.

20
март, 2015 ел
җомга
Бүген, 20 мартта Алексеевск районында “Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе-2015” республика конкурсының ахыргы зона этабы узды. Әлеге зона этабында республиканың Алексеевск, Әлки, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарыннан иң яхшы тәрбиячеләр көч сынашты.
2015 елның 23 мартында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының 8нче уку корпусы бинасында ""2020 идеясы. Киләчәк дөньясына сәяхәт" дип аталган интерактив күргәзмә ачылачак.  
2015 елның 20 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында шагыйрә Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды.

Әлеге премия институтның ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, профессор Ильяс Рәхимҗан улы Сәлаховның тәкъдиме һәм институтның Гыйльми совет карары нигезендә, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче талантлы укучыларны, студентларны барлау, аларга ярдәм итү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 2012 елда булдырылган иде.
Нурлат китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу чарасы булды. Укучыларны атна буе кызыклы очрашулар, конкурс-уеннар, викториналар көтә, призлар да булачак. Тематик җидекөнлек “Исәнме, Китап атналыгы! Исәнме, күңелле дустыбыз!” исемле әдәби бәйрәм белән ачылды.
Ел саен үткәрелеп килгән “Яшь программалаучы” район конкурсының өч номинациясендә дә беренче урыннарны шәһәрнең 2 нче номерлы лицей укучылары яулады.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
18-19 мартта Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә гимназиясе базасында “Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2015” республика һөнәри осталык конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста Әлки, Спас, Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск районнарыннан укытучылар көч сынашты.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
15 март көнне Татарстан башкаласында студентлар һәм мәктәп укучыларының программалаштыру буенча XV ачык команда турниры төгәлләнде. Финалда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Екатеринбург, Ижевск, Петрозаводск, Түбән Новгород, Новосибирск һәм башка шәһәрләреннән, шулай ук Сербия һәм Болгариядән килгән 45 команда катнашты. Мәктәп командалары арасында беренче урынны Мытищи шәһәреннән килгән программистлар мәктәп командасы, икенче урынны КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 2нче командасы яулады, өченче урынга исә шул ук лицейның 1нче командасы лаек булды.
2015 елның 16-17 мартында Түбән Кама шәһәренең 25нче номерлы мәктәбендә "Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Чарада Мөслим, Зәй, Сарман, Әгерҗе һәм Түбән Кама районнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International