ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2019 елда  Россиядә WorldSkills Сompetition дөньякүләм эшче һөнәрләр чемпионатын үткәрүгә сайлап алу компаниясе үткәрелү сәбәпле  2015 елның 1 мартыннан 15 апреленә кадәр мәктәп укучылары арасында "Һөнәр" дип аталган бәйге үткәрелә.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Байтик” компьютер лагерында булды. Мәгариф министры мәктәп укучыларын “IT-jump” проектында катнашырга әзерләү программалары һәм IT-сыйныфлар эшчәнлеге белән танышты.
Быел югары уку йортларына кабул итү 2 этапта башкарылачак. Беренче агымда абитуриентлар конкурслы урыннарның 80 проценты, икенче агымда исә калган 20 проценты өчен көрәшәчәк. Бу абитуриентлар белем алачак уку йортларын аңлап-бәяләп сайласын өчен шулай эшләнгән.
26-27 февральдә Бөгелмәдә Урта һөнәри белем бирү оешмаларының II спартакиадасы кышкы этабының финалы уздырылды. Ярышлар мини-футбол, өстәл теннисы, алкалы хоккей, шорт-трек, тау чаңгылары буенча үткәрелде. Аларда 47 урта һөнәри белем бирү йортыннан 500ләп студент көч сынашты.

3
март, 2015 ел
сишәмбе
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башланды. Әлеге чарада Татарстан укучылары һәм укытучылар катнаша ала. Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр – планшет компьютерлар, фотоаппарат, электрон китаплар бирелә.
Кичә Яр Чаллыда “Ел тәрбиячесе-2015” конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр. Конкурсның финалы Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уздырылды.
Аңа кадәр шәһәр бәйгесенең беренче турында катнашучылар оештыру комитетына “Минем һөнәремдә иң мөмһиме нәрсә?” дигән темага эссе һәм авторлык программалары, үзләренең дәрес конспектларыннан торган портфолио тәкъдим иткән. Жюри карамагына барлыгы 148 материал тапшырылган. Икенче турда исә мөгаллимнәр таныш булмаган төркемдә ачык дәрес уздырган.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Балалар иҗат үзәге, Казанның кызыклы фән һәм техника йорты белән берлектә, “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында беренче мәртәбә кәгазь самолет модельләре очырту буенча ярышлар уздырды.
2015 елның 8-20 февралендә Казанда татар теле һәм әдәбияты, шулай ук көнчыгыш телләре (төрек һәм гарәп) буенча укучылар өчен республика олимпиадасы узды. Олимпиадада республика мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында укучы 907 бала катнашты.
Казанда 26-28 февраль көннәрендә “ТИСБИ” Идарә университеты базасында  “Бергә уку һәм яшәү: инклюзиянең ачык пространствосы” Бөтенроссия форумы узды.  Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 300дән артык галим, педагог, дефектолог, психолог, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр форум кысаларында инклюзив белем бирү технологияләре турында фикер алышты, инклюзив укыту һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның гадәти мәктәптә яраклашу үзенчәлекләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты.
10-13 март көннәрендә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИның икенче бинасында реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча “Казанда PR көннәре – 2015” XII Бөтенроссия студентлар олимпиадасы уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International