Балык бистәсендә беренче мәртәбә самолетлар очырту ярышы булды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Балалар иҗат үзәге, Казанның кызыклы фән һәм техника йорты белән берлектә, “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында беренче мәртәбә кәгазь самолет модельләре очырту буенча ярышлар уздырды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышта район мәктәпләреннән сигез команда катнашты.
Биектау мәктәбеннән Булат Сибгатуллин “Ераклыкка очырту”, “Тизлеккә очырту” номинацияләрендә беренче урынны яулады. “Штурмовиклар һөҗүме” номинациясендә Балык Бистәсе гимназиясеннән Руслан Мифтахов җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International