Саба аграр көллияте һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары – кышкы Спартакиада җиңүчеләре

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
26-27 февральдә Бөгелмәдә Урта һөнәри белем бирү оешмаларының II спартакиадасы кышкы этабының финалы уздырылды. Ярышлар мини-футбол, өстәл теннисы, алкалы хоккей, шорт-трек, тау чаңгылары буенча үткәрелде. Аларда 47 урта һөнәри белем бирү йортыннан 500ләп студент көч сынашты.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты.

Спартакиаданың кышкы этабында һәр төр буенча аерым һәм гомуми командалар, авыл һәм шәһәр көллият-техникумнары арасында нәтиҗәләр ясалды. Абсолют җиңүчеләре дип Саба аграр көллияте һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары табылды. Икенче урынга Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте һәм Түбән Кама нефтехимия көллияте лаек булды. Өченче урынны Буа ветеринария техникумы һәм Түбән Кама технология көллияте яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International