Казанда инклюзив белем бирү буенча Бөтенроссия форумы узды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Казанда 26-28 февраль көннәрендә “ТИСБИ” Идарә университеты базасында “Бергә уку һәм яшәү: инклюзиянең ачык пространствосы” Бөтенроссия форумы узды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 300дән артык галим, педагог, дефектолог, психолог, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр форум кысаларында инклюзив белем бирү технологияләре турында фикер алышты, инклюзив укыту һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның гадәти мәктәптә яраклашу үзенчәлекләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты. Чарада катнашучылар өчен мастер-класслар, фикер алышу мәйданнары, түгәрәк өстәлләр оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International