ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Мәктәп укучылары 3 нче декабрьдә язачак йомгаклау иншалары темалары имтиханга 15 минут кала билгеле булачак. Бу хакта бүген Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлыгы Сергей Кравцов ведомствоның ситуацион-мәгълүмати үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.
2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак. Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Крым, Севастополь – 22 сентябрьдә башланып киткән югары сыйныф укучылары арасында ел саен үткәрелә торган”Россия электрон дөньяда” дип аталган тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән интерактив олимпиадада иң актив катнашучылар.
Зәйнең Түбән Биш авылы мәктәбе - быелгы уку елында район башлыгы грантына ия булучы мәктәпнең берсе. 100 мең сумлык сертификат мәктәптә уңышлы эшләп килүче техник иҗат түгәрәге эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында кулланылачак.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны  БДИ тапшырмыйча  бирү мәсьәләсен карарга әзер. Бу хакта илдә мәгариф сыйфатын арттыруга багышланган Гомумроссия халык фронты форумында Сергей Кравцов хәбәр итте.
8-30 октябрьдә Республика олимпиада үзәге Татарстан Республика Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы жюри әгъзалары өчен семинарлар уздыра.

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бу уку елыннан районыбыз мәктәпләре ике тапкыр ашатуга күчте. Укучылар өчен меню ике атна алдан төзелә. Балаларны тукландыруда уку йорты коллективлары җитештергән продукция кулланыла, бу максатларга әти-әниләр керткән акча һәм бюджет финанс чаралары тотыла.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы абитуриент иншаларын бәяләү өчен тәкъдимнәрне эшләп  югары уку йортларына җибәрәчәк. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Александр Климов хәбәр итте. Министр урынбасары сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәре Федераль педагогик үлчәнешләр институты тарафыннан мәктәпләрдә йомгаклау иншасын тикшерү өчен алдан эшләнелгән критерийларга охшаш булачак.

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе бүген Казанда уздырылды. “Казан” агросәнәгать паркындагы сәүдә рәтләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та булып, эш барышын карады. Аны исә Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озата йөрде.
Агымдагы елның 7 октябреннән Татарстанда ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыю тыела. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган тиешле хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә таратылган. Документта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министры мәгариф һәм белем бирү оешмалары өлкәсендәге башкарма хакимият органнары адресына гамәлдәге законнарны үтәүне тәэмин итү һәм укучыларның ата-аналарыннан финанс һәм матди чаралар җәлеп итүгә юл куймау буенча инструктив-методик хатларны тарата килгән. Шуңа да карамастан, гражданнардан һәм иҗтимагый оешмалардан алына торган мөрәҗәгатьләр мондый очракларның теркәлүе хакында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International