ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Зәйнең 4нче мәктәбендә педагоглар өчен техник иҗат буенча "Startup Energy" дип исемләнгән семинар үтте. Анда Казан дәүләт энергетика университетының өзлексез белем бирү буенча профессоры Александр Леонтьев фәнни-техник иҗат буенча яңа укыту алымнары белән таныштырды, кызыклы дәресләр күрсәтте.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
Район мәктәпләрендә табигатьне саклауны максат итеп куйган “Чисталык дәресләре” акциясе узды. Анда 1258 укучы катнашты.
6 октябрьдә Казанда “Баскет холл” спорт комплексында узган Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасының телевизион версиясен 12 октябрьдә, якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта “Яңа гасыр” телеканалында карарга мөмкин булачак.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

10 октябрьдә Казан Үзәк стадионының өсте каплаулы җиңел атлетика манежында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнаша.

Иртәгә, 10 октябрьдә 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россиянең иң яхшы укытучысы Алла Головенькина белән матбугат конференциясе уздырыла.


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
10 октябрьдә Казан Үзәк стадионының өсте каплаулы җиңел атлетика манежында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнаша.

Укытучылар бәйрәмендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф идарәсенә Франциядә стажировка үтү өчен сертификат бүләк иткән иде. Бу көннәрдә мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары – барлыгы 21 кеше анда квалификацияләрен күтәрә, чит илнең белем бирү алымнары белән таныша.


6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казан "Баскет-хол"ында кичә билгеләп үтелгән Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тантаналы чара башланыр алдыннан ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, СССРның халык укытучысы Әнәс Сәлахов һәм КФУ ректоры Илшат Гаффуровтан видеокотлаулар күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул.

5
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Хөрмәтле укытучылар, хезмәт ветераннары!
Бүген бездә зур бәйрәм – Укытучылар көне. Республикабызда яшәүчеләрнең өчтән бере –т угыз меңнән артык кеше – мәгариф белән бәйле. Бу үзе бер гаскәр кадәрле.
Сезгә – белем дөньясына юл күрсәтүчеләргә булган ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Беренче укытучы турында истәлекләр һәрчак иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора. Үзлектән фикерләргә, мөстәкыйль булырга өйрәткән, сәләтләребезне ачырга ярдәм иткән укытучыларыбызны без гомер буе истә тотабыз. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, хәтта җәмгыять үзе дә, укытучыларыбыз, Сездән башлана.
6 нчы октябрь көнне Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур тантана узачак.
Казанның “Баскет-холл” спорт корылмасында оештырыла торган чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашуы көтелә. Бәйрәмгә чакырылган Татарстанның 3,5 меңнән артык укытучысын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International