ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2014 ел
шимбә
Еdu.crowdexpert.ru сайтында фәнни һәм мәгариф оешмаларының җитмеш галим һәм экспертлары тарафыннан Мәскәү шәһәре педагогик университеты белән берлектә   әзерләнгән төп гомумбелем бирүнең якынча программасы турында фикер алышу бара. Сайтка инде 143 мең кеше кергән һәм 1,6 мең кеше әлеге программа белән танышкан, 46 меңнән артык кеше сайтта теркәлгән.

17
октябрь, 2014 ел
җомга

Мәдәният елы кысаларында 12 нче ноябрьдән Татарстан Республикасының барлык беренче сыйныф укучылары өчен “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип аталган Республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты старт алачак.

17 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 47нче кадет мәктәбе базасында кадет мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернатлары директорлары өчен Республикакүләм семинар-җыелыш узды. Семинар барышында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләре үсеше мәсьәләләре, тәрбияләнүчеләргә әхлакый тәрбия бирү хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Балалар экология-биология үзәге”  балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф  учреждениесы 14 октябрьдә район күләмендә “Чәчәк ат, мәктәп бакчасы “дигән конкурсның йомгаклау этабын уздырды.Чарада белем бирү учрежденияләреннән  19 мәктәп катнашты. Укучылар, җыелган кунакларга hәм жюри әгъзаларенә үзләренең мәктәп  hәм мәктәп ишегалды бизәү, яшелләндерү буенча эшлерен тәкъдим итәргә тиешләр иде. Моннан башка алар  эш нәтиҗэсен иҗади тәкдим итәргә дә тиеш иделәр. Мәктәпләр түбәндәге чарада  катнаштылар: 

24 октябрь көнне Казан шәһәре Яңа Савин районының төзелә торган “Современник” торак комплексы территориясендә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын салу башлауга тантаналы рәвештә капсула салу чарасы узачак.

12-18 октябрьдә Д.И.Менделеев мирасы Хәйрия фонды кысаларында Мәскәүдә Халыкара балалар үзәге базасында инглиз теле фәненнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына әзерләнү буенча мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен инглиз теленнән тренинг узды.

Татарстан Республикасы “Музыка”  фәне программасын апробацияләү проектында катнашучы Россия Федерациясенең 16 регионы исемлегенә керде. Апробация кысаларында 13-18 октябрьдә Татарстан Республикасы мәктәпләре укытучылары өчен “Музыка” фәне буенча чираттагы квалификацияне күтәрү куслары үткәрелде.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
"Ачык инновацияләр" форумының яшьләр программалары кысаларында InnoKids балалар блогында Казанның П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия фәнен өйрәтүче лицей-интернаты укучылары үз эшләрен тәкъдим итте.
Бүген, 16 октябрь көнне Казанда  “Баланың сәләтен үстерү үзәге – 397нче номерлы балалар бакчасы” муниципаль автоном мәктәпкәчә мәгариф учреждениясе филиалы “Монтессори үзәге – “Алтын балык” ачыла.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Нурлатның 3 нче санлы мәктәбе укучылары Алинә Мәхмүтова, Зәринә Булатова, Ләйсән Хәйруллина һәм Энҗе Рәхимова сыйныф җитәкчеләре, татар теле укытучысы Лилия Баһаветдинова белән берлектә, элеккеге тимурчылык традициясен кире кайтарырга булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International