24 октябрьдә Казан радиомеханика көллиятендә “Киләчәк безнең кулларда!” республикакүләм фәнни-тикшеренү конкурсы үтте. Конкурсның төп максаты – студентлар арасында фән һәм техника казанышларын, аларның фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә активлаштыру өчен фәнни белемнәрне популярлаштыру, фәнни-тикшеренү эшләренең сыйфатын яхшырту, сәләтле һәм иҗади актив студентларны барлау һәм аларга үсергә ярдәм итү, студентларның фәнни-тикшеренү сәләтләрен үстерү һәм аларда үз һөнәрләренә карата кызыксыну уяту.
Казанда бер балалар бакчасына 246 сабый туры килә. Бу - илдәге 1 миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында җиденче күрсәткеч.