ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре!

"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә. 12 сентябрь - гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Аннары килгән гаризалар белән экспертлар танышачаклар, бәйгедә катнашучы сайтларга бәя бирәчәкләр, урыннар билгеләнәчәк.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ базасында беренче Бөтенроссия инженерлык фестивале старт алды. Аның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александо Повалко, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  ТР Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,  Казан мэры Илсур Метшин, Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич-Зеерхаузен, Алманиянең DAAD академиклар алмашы хезмәте Генераль секретаре Доротея Рюланд һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ресурс үзәкне ачу тантанасында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек мәктәбе укучылары, мөгаен, киләчәктә инженер белгечлеген сайлар. Биредә технология фәненә балалар аеруча яратып йөриләр.
Нурлатта, укучыларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү максаты белән, 125нче янгын часте хезмәткәрләре мәктәпләргә чыкты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның ялын гомер һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз, оештырылган төстә уздыру өчен шартлар булдыру, каникул вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә кую өчен мәктәп каникуллары вакытын тәкъдим итте.

1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
1 сентябрь, Белем көнендә, Түбән Камада “Ладушки” яңа балалар бакчасы ачылды. Яңа бакча ачылу белән шәһәр кешеләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котладылар.
Быелгы 1 сентябрь Азнакай тарихына заманча яңа мәктәп ачылу белән истә калачак. Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм  дәрәҗәле башка кунаклар катнашты.
Татарстан Республикасында яңа уку елында 39 958 бала (Казанда – 11 222 бала) беренче сыйныфка укырга керә. 2013 елда исә 36 148 бала (Казанда – 11 101 бала) 1 нче сыйныфка кергән булган.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының урта һөнәри белем факультеты “сәүдә-икътисад техникумы” яңа уку елын янартылган актлар залында каршылады. Капиталь ремонттан соң актлар һәм спорт залы 45 еллык тарихы булган уку йортына яңа сулыш өрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International