ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 20-26 сентябрендә Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” компьютер лагеры базасында ИТ-парк белән берлектә оештырылган IT-Jump республика проекты кысаларында “Flash-программирование” буенча мәктәп укучылары өчен профиль смена үткәрелә.
Нурлат шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары ГТО нормалары һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлый.
Биредә районда уздырыла торган айлык кысаларында “Спорт экстремизмга каршы” программасы тормышка ашырыла.

6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген Алабугада чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School - халыкара мәктәп ачылды. Республика өчен яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Республикабыз мәктәпләрендә “Китапка икенче гомер бүләк ит!” хәйрия акциясе дәвам итә. Мәгариф учреждениеләрен бюджет хисабына кирәкле дәреслекләр белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылса да, кайбер мәктәпләр уку әсбапларына мохтаҗлык кичерә. Җәйге каникул көннәрендә үк башланып, октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге акция мәктәп китапханәләрен дәреслекләр, фәнни-популяр, матур һәм белешмә әдәбияты белән тулыландыруны максат итә.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәре кысаларында Алабуга политехник көллиятендә булды. Биредә уку йорты базасында «Алабуга» МИЗ өчен белгечләр әзерләү ресурс үзәген ачылды.
Рөстәм Миңнехановны вице-премьер – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов озатып йөрде.
2014 елның 27 сентябреннән 3 октябрьгә кадәр “Байтик” компьютер лагеры базасында ИТ-парк белән берлектә оештырылган IT-Jump республика проекты кысаларында “Web-программирование” буенча мәктәп укучылары өчен профиль смена
үткәрелә.

4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 4 сентябрендә Идел буе Федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы И.Р.Мөхәммәтов катнашында кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре директорларының Республикакүләм семинар -җыелышы узды.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика министрлыгы һәм Сингапурның "Educare" компаниясенең мәктәптә белем бирүнең сыйфатын камилләштерү буенча уртак проекты кысаларында Сингапурда стажировкада булып кайткан өстенлекле мәктәп директорлары белән очрашты.
Укучылар Бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр бирә ала (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Якын арада Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Россиянең бөтен төбәкләрендә, укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр челтәрен ача. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
5-6 сентябрьдә Азнакай районының барлык мәктәпләрендә “Финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе уздырылачак. Аның максаты – шәхси финанслар белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләрен яшьтән үк тәрбияләү. Ник дигәндә, базар икътисады шартларында акчаңны саный, тота һәм арттыра белү бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International