Азнакай мәктәпләрендә “Финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе уздырылачак

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
5-6 сентябрьдә Азнакай районының барлык мәктәпләрендә “Финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе уздырылачак. Аның максаты – шәхси финанслар белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләрен яшьтән үк тәрбияләү. Ник дигәндә, базар икътисады шартларында акчаңны саный, тота һәм арттыра белү бик мөһим.

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, бу көнне Пенсия фонды идарәсе, салым инспекциясе, дәүләт финанс оешмалары вәкилләре катнашында ачык дәресләр, мастер-класслар, интеллектуаль уеннар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International