“Китапка икенче гомер бүләк ит!” хәйрия акциясе дәвами итә

2014 елның 5 сентябре, җомга
Республикабыз мәктәпләрендә “Китапка икенче гомер бүләк ит!” хәйрия акциясе дәвам итә. Мәгариф учреждениеләрен бюджет хисабына кирәкле дәреслекләр белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылса да, кайбер мәктәпләр уку әсбапларына мохтаҗлык кичерә. Җәйге каникул көннәрендә үк башланып, октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге акция мәктәп китапханәләрен дәреслекләр, фәнни-популяр, матур һәм белешмә әдәбияты белән тулыландыруны максат итә. Бүген белем бирү учреждениеләренә 436 нөсхәдә матур әдәбият, 38 нөсхәдә дәреслек тапшырылды, дип белдерделәр Ютазы районы мәгариф бүлегендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International