ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга
Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан ИТ-класслар ачылачак. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда, бу өлкәдә эшләргә сәләтле кешеләргә ихтыяҗ зур бит. Быелдан мондый белгечләр әзерләү белән 34 сыйныфта шөгыльләнергә ниятлиләр.
Соңгы елларда республикабызда индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар булдырылды. «КИП «Мастер», «Химград» технополисы, «IT-парк» кебек зур мәйданчыклар уңышлы гына эшләп килә. Гомумән, Татарстан технопарклар гына төзеп калмый - ИТ-кластер төзи.
Бүген 12 сәгатьтә Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республикакүләм август киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә. “Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына әзерләнгән киңәшмәнең пленар утырышының турыдан-туры видеотрансляциясе тәкъдим ителә.

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яңа уку елында Татарстанда 7 яңа урта белем бирү учреждениесе ачылачак. Бу хакта бүген, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин җитәкчелегендә үткән җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр итте
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр иткәнчә, “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясендә барлыгы меңнән артык эшмәкәр катнашкан, һәм алардан 31,5 миллион сум күләмендә акча җыелган.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
“Һәркемгә уңайлы мохит” (“Доступная среда”) республика программасы буенча, Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылы мәктәбендә планлаштырылган эшләр тәмамланып килә.
Казанда 10-13 август көннәрендә узган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае үз эшен тәмамлады.
Бүгенге көндә милли мәктәп өчен кадрлар әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу хакта кичә Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте. Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 12 август көнне, Алабуга шәһәрендә V Халыкара укытучылар фестивале башланды. Араларында Россия регионнарыннан төрле һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр булган 500 укытучы, иң яхшы директорлар, шулай ук чит илләрдән килгән модераторлар Фестивальнең төрле чараларында катнашачак.
“Китапка икенче тормыш бир” акциясе барышында шәһәрнең 8 нче урта мәктәбе китапханәсе 190 данә матур әдәбият китабы белән тулыланган. Әлеге бүләкне мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Филлипова үзенең шәхси китапханәсеннән ясаган.
Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүген, Саба муниципаль районы белем бирү учреждениеләре белән таныша. Билгеле булганча, алар Казанга кичә ачылган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда катнашу өчен килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International