ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 11-14 августында Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узачак. Фестиваль ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һ.б. катнашачак.

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантына ия булды.
Август башында Сингапурда бер атналык стажировка узган Татарстанның унтугыз директоры арасында Әнис Әнвәр улы да бар иде.
Россия Федерациясе мәгариф министрлыгында электрон дәреслекләргә таләпләр турында сөйләшү булды. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “Татармультфильм” нәшрияте генераль директоры Марат Ганиев катнашты.
Әлки районының Хлебодаровка, Түбән Әлки, Иске Матак, Чуаш Кичүе һәм Чуаш Борнае урта мәктәпләре укучылары кәгазь тапшырып, 60 мең сум акча акча эшләгән. Ел башыннан бирле исә, мәктәпләр барысы 30 тонна макулатура тапшырган. Тагын 10 тонна кәгазь чимал кабул итүчеләргә озатырга әзерләнгән.
Соңгы елларда милли мәгариф юнәлешендә шактый эш башкарылды, әмма проблемалар да юк түгел. Безнең бүгенге съездның максаты – милли мәгарифнең бүгенге торышына бәя бирү һәм үсеш перспективаларын билгеләү. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ясаган чыгышында шулай дип белдерде. Корылтайның ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты
Иннополис университеты заманча мәгълүмати технологияләрне өйрәнү буенча бакалавр программасы курсларыннан теләсә кайсына ирекле тыңлаучылар җыюны игълан итә. Тыңлаучылар өстәмә IT-белемгә ия булачак.
Татарстанда быелның 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк “Китапларга икенче гомер бүләк ит” хәйрия акциясендә кайбычлылар быел да актив катнашыр дип көтәләр. Былтыр исә, мәктәпләргә 1068 данә матур әдәбият, 120 дәреслек бүләк ителгән.

8
август, 2014 ел
җомга
Яңа-Савин районының 165 нче мәктәбе территориясендә чираттагы күпфункцияле спорт мәйданы ачылышы тантанасы узды. Теләгән һәркем физик тәрбия белән шөгыльләнә алырлык универсиаль спорт мәйданы бүген шулай ук Идел буе районының 129 нчы мәктәбе территориясендә дә ачылды.
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында Яр Чаллыда 5 мең 663 беренче сыйныф укучысы һәм 695 аз керемле гаиләләрдән булган балага ярдәм күрсәтелгән.
Бүген, 8 август көнне Саба муниципаль районында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең “Профессионализм, инновация, иҗат, уңыш – федераль дәүләт мәгариф стандартларын сыйфатлы рәвештә гамәлгә ашыру нигезе” дигән темага II секция утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International