Татарстанның 5 мәктәбендә яңа уку елы башыннан химия һәм биологиядән электрон дәреслекләр куллана башлыйлар

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Россия Федерациясе мәгариф министрлыгында электрон дәреслекләргә таләпләр турында сөйләшү булды. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “Татармультфильм” нәшрияте генераль директоры Марат Ганиев катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан Россия чыгарылачак һәр дәреслек электрон версиядә дә булырга тиеш. Шул исәптән, беренче чиратта, Татарстанның 5 пилот мәктәпләре яңа уку елы башыннан химия һәм биологиядән электрон дәреслекләр куллана башлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International