ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2014 ел
җомга
Uslugi.tatarstan.ru порталында Россия һәм чит илләрдәге мәгариф һәм фәнни оешмаларда тәҗрибә туплар өчен “Алгарыш” ТР Хөкүмәте грантын алучылардан заявкалар кабул итү дәвам итә.

7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 10-13 августында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съезды уза. Съездның пленар утырышы 11 август көнне Республика Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашында узачак.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
15 августта Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстан: инновация регионы мәгарифе» дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе узачак.
Республика мәгариф системасы үсеше бурычлары һәм нәтиҗәләре турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясаячак.
Чирмешәндә махсус комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Кама Тамагы районыннан 15 бала июль аенда Алманиянең Людвигслуст шәһәрендә булган.
Ике атна эчендә алар Людвигслуст шәһәре бургомистры белән танышканнар, альпинизм белән шөгыльләнгәннәр, совет армиясе солдатларының каберләренә барганнар.
2014 елның 10-13 августында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең алтынчы бөтенроссия съезды узачак. Съездда Россиянең төрле төбәгеннән 300 делегат катнаша.
2014 елның 1 августыннан 7 августына кадәр беренче мәртәбә уза торган “Агыйдел” Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы кичә, 2 августта Актанышта ачылды. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары-фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
2014 елның 1нче июленнән 30нчы июленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 33 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 12 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.

3
август, 2014 ел
якшәмбе
Зәйдә ел саен август аенда мәктәп ярминкәләре уздыру традициягә әйләнде. Быел аның беренчесе “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда 9 августта иртәнге сәгать 9да башлана.

2
август, 2014 ел
шимбә
Соңгы елларда мәктәпкәчә һәм урта белем бирү юнәлеше мөһимнәр рәтендә. Бу өлкәләрдә әле бүген дә хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп. Әмма уңай якка үзгәрешләр дә шактый булды. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең барысы да диярлек компьютерлар, мультимедияле җиһазлар белән тәэмин ителде, тәрбиячеләрнең һәм мөгаллимнәрнең хезмәт хакына карата да зарланырлык түгел бүген.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International