Чирмешән мәктәпләре яңа уку елына әзер

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
Чирмешәндә махсус комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды.
Иң яхшы мәктәпләр исемлегенә Чирмешәннең 2 нче санлы, Әккәрәй, Яңа Элмәле, Ивашкино, Утыз Имән, Түбән Кармалка авыллары мәктәпләре кертелгән. Чирмешәннең 2 нче һәм Әккәрәй мәктәпләре республика күләмендә дә иң яхшылар рәтендә. Мәктәп яны участокларыннан Ивашкино һәм Иске Кади мәктәпләренеке яхшырак дип табылган.
Быел районда 218 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 10нчы классларга 158 укучы килергә тиеш.
БДИ нәтиҗәләре буенча Лашман, Яңа Элмәле, Күтәмә, Әккәрәй, Чирмешәннең 1 һәм2 нче санлы мәктәпләрен, Чирмешән лицеен уңай яктан билгеләп үтеп була. Аларда математика һәм рус теле буенча югары күрсәткечләргә ирешә алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International