Кама Тамагы районыннан 15 бала Алманиядә ял итте

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Кама Тамагы районыннан 15 бала июль аенда Алманиянең Людвигслуст шәһәрендә булган.
Ике атна эчендә алар Людвигслуст шәһәре бургомистры белән танышканнар, альпинизм белән шөгыльләнгәннәр, совет армиясе солдатларының каберләренә барганнар.
Немең гаиләләрендә кунакта булып, аларның көндәлек тормышы белән танышу аларга бик нык ошаган. Соңгы көнне Людвигслуст һәм Кама Тамагы районы балалары арасындагы егерме еллык дустанә мөнәсәбәтләр уңаеннан, саубуллашу концерты үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International