ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2014 ел
җомга
Бүген “Байтик” лагере территориясендә информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча җәйге компьютер лагерь сменасы ачылды. 18 көн дәвамында укучылар 2016 елда Казанда узачак информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнәчәк.
Түбән Камада “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм акциясе дәвам итә. Быел ул июль башында ук башланды.
1 августтан республика комиссиясе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлый.
Быел Әлки районының Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләренә капиталь ремонт ясала. Аларның сыйфатына 1 сентябрьдән соң бәя биреләчәк. Ә калган мәктәпләрнең балаларны кабул итәргә әзерлеге хәзердән тикшерелә.
«Дәрестән соң мәктәп” программасы буенча балалар иҗаты үзәге 885 мең сум күләмендә грант отты.
Әлеге суммага алынган җиһаз техник иҗатны үстерүгә – авиа-, автомодельләштерү буенча берләшмәләр (түгәрәкләр) ачуга, робот техникасына һәм техник конструкторлаштыруга юнәлтеләчәк.
Әлмәтлеләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә сигезенче ел рәттән актив катнашалар. Быел Әлмәт районында 2250 бала беренче сыйныфка бара. Мохтаҗ дип саналганнар исемлегенә 336 бала кертелде.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче беренче сыйныфка баручы 20 балага мәктәп букчалары өләштеләр. Ул “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында узды.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Вьетнам башкаласында шушы көннәрдә 46нчы Халыкара химия олимпиадасы төгәлләнде. Анда команда зачетында беренчелекне Россия төркеме яулады. Татарстаннан Алексей Садыков исә көмеш медаль алуга иреште. Олимпиадада 80 илдән 300дән артык бала катнашты.

29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Казанның Совет районында Минск урамында 120 урынга исәпләнгән 112 нче “Дуслык” балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

25
июль, 2014 ел
җомга
Быел БДИ вакытында тәртип бозулар чагыштырмача азрак булды, имтиханнар гадел һәм объектив үтте. Барлыгы 11 протокол төзелде ( 2013 елда - 65). 3 укучы шпаргалка һәм кәрәзле телефон кулланган өчен имтиханнан чыгарылды (2013 елда -33). Бу хакта мәгариф сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә БДИ-2014 нәтиҗәләренә багышланган җыелыш барышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Татарстан укучылары 4нче сыйныфтан башлап гадәти режимда БДИга охшаган аттестация үтә башлар дип планлаштырыла. Министр сүзләренчә, әлеге формат балаларга контроль-үлчәү материаллары биремнәрен чишәргә ияләшергә һәм бернинди дулкынлануларсыз БДИны гадәти хәл буларак кабул итәргә ярдәм итәчәк.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендә кызу темплар белән «Шатлык» балалар бакчасын төзү эшләре бара.
Бакчада 260 урынлы 14 төркем оештыру күздә тотыла. Аның гомуми мәйданы 5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, проектның бәясе – 130 миллион сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International