Энгель Фәттахов: “Быел Татарстанда 56, Казанда 28 балалар бакчасын тапшырачакбыз”

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Казанның Совет районында Минск урамында 120 урынга исәпләнгән 112 нче “Дуслык” балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
“Бу балалар бакчасы - республикада 2014 нче ел программасы буенча ачылган беренче балалар бакчасы. Быел Татарстанда 56 балалар бакчасын тапшырачакбыз, Казанда -28”, - дип билгеләде Э.Фәттахов һәм, программаны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Министр искәрткәнчә, Татарстанда балалар бакчаларын төзү буенча 3 еллык программа гамәлдә. Ул сөйләгәнчә, үткән елда ТРда 6 мең урынга балалар бакчасы тапшырылган, быел тагын 11 мең урын барлыкка киләчәк.
Кунаклар яңа балалар бакчасына проекция техникасын, ноутбуклар, спорт корылмасына сертификат һәм күчтәнәчкә зур торт бүләк иттеләр.
Бүгенгә Казанның Совет районы буенча электрон чиратта 11 меңнән артык бала теркәлгән. Агымдагы ел ахырына кадәр районда тагын 8 балалар бакчасы була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International