Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Сердәш”тә мәктәпкә җыенучыларга бүләкләр тапшырылды
2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче беренче сыйныфка баручы 20 балага мәктәп букчалары өләштеләр. Ул “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында узды.
Әлеге чара “Сердәш” психологик-педагогик ярдәм хезмәте бүлегендә үтте. Бу үзәкнең төп максаты – балаларга һәм аларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтү. Кечкенәрәк балалар монда, гадәттә, әти-әниләре белән бергә килсә, яшүсмерләр үзләре генә бара. Кагыйдә буларак, сабыйларның уку проблемасы белән еш мөрәҗәгать итәләр икән.
- Бүген бүләкләр тапшыру мизгеленнән кала, ата-аналарга уку елы дәвамында безгә нинди ярдәм буенча килә алганнарын сөйлибез, психолог һәм өстәмә белем бирү педагогы ничек булыша алганын әйтәчәкбез. Гадәттә, ата-аналарны баласының начар билге алуы, начар тәртибе борчый. Мәктәпкә уңай булмаган караш аркасында гаиләдә низаглар килеп чыга да. Бу көндәлек режимның катгый итеп төзелүенә дә бәйле. Бәлки ата-ана сабыена зур таләпләр дә куядыр. Проблемаларның килеп чыгышында балаларның гаебе юк диярлек. Күпчелек очракта ата-аналар баласының үзенчәлеген кабул итә алмый. Шуңа күрә барлык мөрәҗәгатьләр дә ата-анага консультация, киңәш бирүгә кайтып кала диярлек, – дип сөйләде “Сәйдәш” психологик-педагогик ярдәм хезмәте бүлеге җитәкчесе Наталия Сабирова.
Чарага 20 бала чакырылса да, аларның ата-аналары белән беррәттән бертуган эне-сеңелләре дә килгән. Шул сәбәпле, монда килүчеләр көтелгәннән күбрәк булды. Алсу Садретдинованы бу бәйрәмгә Авиатөзелеш районы хакимияте чакыра. Аның 7 яшьлек Рифат исемле улы быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк. Алсу ханым хәзерге вакытта декрет ялында, ул тагын ике яшьлек улын да тәрбияли.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Татьяна Ахмерова:
- Былтыр 400дән артык мәктәп букчасы тапшырсак, быел да кайбер категориядәге балаларга алар биреләчәк. Барысы да хәйрия акчаларына алынган. 1 сыйныфка баручыларга – эчендә уку кирәк-яраклары булган букча, ә 2-11 сыйныфларга мәктәп кирәк-яраклары яки спорт/мәктәп формасы (кайсысы кирәгенә карап) бирелә, – диде.
Быел “Бердәм Россия” партиясе белән берлектә уздырыла торган әлеге чарада Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче беренче сыйныфка баручы балаларга – 450 мәктәп букчасы, 2-11 сыйныф укучыларына 72 канцелярия товарлары җыелмасы, 72 спорт формасы комплекты тапшыралачак. Шулай ук Украинадан килгән ике гаиләгә дә ярдәм итәчәкләр.
Булачак беренче сыйныф укучылары “Сердәш” психологик-педагогик ярдәм хезмәте бүлегендә бүләкләрне алу белән беррәттән кызыклы викторинада да катнашты. Алар Буратино, Белмәмеш, Фея белән бергә күңел ачты.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз