Татарстаннан Алексей Садыков химия буенча халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Вьетнам башкаласында шушы көннәрдә 46нчы Халыкара химия олимпиадасы төгәлләнде. Анда команда зачетында беренчелекне Россия төркеме яулады. Татарстаннан Алексей Садыков исә көмеш медаль алуга иреште. Олимпиадада 80 илдән 300дән артык бала катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, киләсе елның маенда химия буенча Халыкара Менделеев олимпиадасы Казанда узачак. Анда 20дән артык ил вәкилләре катнашыр, дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International