ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Яшермим: моңарчы кадетлар мәктәбе дигәннәренә бераз шикләнеп, нинди файдасы бар инде аның, дип сагаеп карый идем. Һәр нәрсәне шик иләгеннән үткәр, дип Маркс бабабыз өйрәтеп калдырды бит. 24 май көнне Актаныш районының Кәзкәй авылындагы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемен йөртүче кадет интернат-мәктәбенең “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә катнашкач, фикерем үзгәрде.
Бүген Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә 42 укучы рус әдәбияты буенча һәм 11 кеше география буенча БДИ бирә. Бу хакта, Казан журналистларына, мәгариф учреждениесендә булганнан соң билгеле булды. Рус әдәбияты имтиханы бару вакыты 3 сәгать 55 минут тәшкил итә, ә география буенча – 3 сәгать.
2014 елның 24 маеннан 25 маена кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданында Техник иҗатны үстерү һәм ярдәм итү буенча муниципаль берәмлекләре I республика фестивале үтте.
Фестиваль төрле техник юнәлештәге күргәзмәләр, шулай ук мәктәп укучылары һәм яшьләрнең инженерларча һәм иҗади конструкторларча фикерләвен үстерүгә, укучыларда фәнни-техник иҗатка кызыксыну уятуга юнәлдерелгән конкурс чараларыннан торды.
Быел Әгерҗе районында укучыларның җәйге ялын оештыруга республика казнасыннан 7,3 миллион сум акча бирелә. 21 лагерьда 1 мең бала ял итәчәк. Мәктәп яны лагерьларына юллама 2,7 мең сум тора. Ә ата-ана аның 415 сумын гына түләячәк. Биредә балаларны өч тапкыр ашату каралган. “Алмалы“ лагеренда 2 сменада 180 баланы күңелле, файдалы ял көтә: биредә 50 яшь хоккейчы өчен дә махсус 2 смена оештырыла.
Узган атнада Сарман районының Александровка урта мәктәбенең 2-11нче сыйныф укучылары нарат, юкә, шомырт, миләш, балан, чия, агачлары, карлыган куаклары утырттылар.
“ИТ-чемпион” конкурсы 15 мартта башланды. Әлеге вакыт эчендә конкурста 90 894 бала катнашты Аларның логиннары олыларның uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетында сакланган. Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Яшел Үзән, Тукай, Арча, Кукмара районнары һәм Яр Чаллы шәһәре мәктәп укучылары исәпләнә.
Россиядә 26 майда узган беренче БДИда катнашучылар нәтиҗәләрне бердәм дәүләт имтиханының рәсми порталында 6-9 июньдә белә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов хәбәр итте.

23
май, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Бүген, 2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлыячак. Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау. Чыгарылыш укучыларының күбесе тиздән югары уку йортларына юл алачак. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим – үзегез теләгән, кызыклы һөнәр сайлагыз һәм кәнагәтьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез.
22 майда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бәйрәм - Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган һәм “Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы булды.
Беренче каналда МГИМО профессоры Юрий Павлович Вяземский авторлыгында бара торган “Умники и умницы” телеуенының Казанда узган I республика уенында Айдар Шайхин беренче урын яулады. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы егет Мәскәүгә “Умники и умницы” телеуенына чакырылды.
Казанда узган уенда республика мәктәпләрендә белем алучы тугыз 10 нчы сыйныф укучысы (агоннар) катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International