Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы
2014 елның 23 мае, җомга
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Бүген, 2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлыячак. Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау. Чыгарылыш укучыларының күбесе тиздән югары уку йортларына юл алачак. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим – үзегез теләгән, кызыклы һөнәр сайлагыз һәм кәнагәтьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез.
Бүген Татарстан Республикасында һәрберегез үз максатларына ирешсен өчен барлык шартлар да булдырылган. Бездә уңышлы предприятияләр бик күп, IT-парклар, “Алабуга” ирекле экономика зонасы бар. Әлеге барлык яңа оешмалар да югары квалификацияле яңа буын белгечләренә мохтаҗ. Республикабыз Хөкүмәте урта һөнәри белем өлкәсенә һәм аны яңартуга зур игътибар юнәлтә. Бүген без укыту сыйфатын арттыру өчен эре предприятияләр белән берлектә колледжларны һәм техникумнарны үстерү белән шөгыльләнәбез. Берничә көн элек Казанда WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионаты тәмамланды. Әлеге чарада катнашу һәм бүгенге көндә эшче һөнәрләренең ни дәрәҗәдә югары технологияле һәм заман таләп иткән һөнәрләр булуына инану мөмкинлеген файдалана алганыгыз дип уйлыйм. Үзеңнең һөнәри юлыңны билгеләү – ул җаваплы адым. Чемпионатта катнашу сезгә булачак һөнәрегезне дөрес сайларга ярдәм итәр дип өметләнәм.
Аерым рәхмәт сүзләрен бу көнне үз укучыларына биргән белемнәре һәм осталыклары, сабырлыклары һәм хезмәтләренә битараф булмаганлыклары өчен безнең хөрмәтле укытучыларыбызга әйтәсе килә.
Әти-әниләрнең соңгы кыңгырауга нинди дулкынлану белән килүен беләм. Балаларыгызның уңышлары сезгә яратуыгыз, кайгыртучанлыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен бүләк булсын.
Бүген сезгә башка мәктәп укучылары да зур хөрмәт һәм ак көнләшү белән карый. Алар өчен шатлыклы кыңгырау яңгыравы күптән көтелгән каникулларны белдерә. Тулы бер уку елы артта калды, актив ял итер һәм яңа ачышлар өчен көч һәм энергия туплар вакыт җитте. Укучылар! Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен һәм күп якты исәтекләр алып килсен. Мин һәммәгезгә дә уңышлар телим. Исегездә тотыгыз, һәр хыял тормышка аша ала һәм бар нәрсә дә үзегездән генә тора! Хәерле юл сезгә!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов
Белешмә: 2014 елда Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 20 415 (Казан – 6000), 9нчы сыйныфны – 36019 укучы (Казан – 9614) тәмамлый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз