Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” исеменә Руслан Котляров лаек булды
2014 елның 23 мае, җомга
22 майда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бәйрәм - Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган һәм “Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы булды.
Чараны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып: “Без сезне бу чарада күрүебезгә бик шат. Сез моңа лаек. Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр быел 8гә артты һәм 23кә җитте. Киләсе елга бу күрсәткечне тагын да арттырырга кирәк. Узган ел 4 нче сыйныф укучылары арасында олимпиадалар үткәрергә сүз биргән идек - сүзебездә тордык. Гомумкоманда зачетында без, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, - өченче урында. Бөтен җирдә дә: шәһәрме ул, авылмы — бер үк төрле сәләтле балалар туа. Безнең бурыч — ул талантлы балаларны күрү һәм аларга талантларын үстерергә ярдәм итү”, - диде һәм тантанада катнашучыларны сәламләде.
Җиңүчеләргә бүләкләрне, министр Э.Фәттәховтан тыш, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлар советы рәисе Мәгъзүм Сәлахов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара журналистика факультеты дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, профессор Юрий Вяземский, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты ректоры Герман Дьяков тапшырды. Иң-иң белемле укучыларны алар Рәхмәт хатлары, сертификатлар белән бүләкләде.
Укучылары белем буенча зур уңышларга ирешкән укытучылар да бүләккә ия булды. Аларга сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Залда булган башка укытучылар да игътибарсыз калмады. Шулай ук республикабызның урта белем бирү учреждениеләре директорларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатларын Татарстанның белем бирү бүлекләре җитәкчеләре һәм Республикакүләм, Бөтенроссия олимпиадаларын уздырырга ярдәм иткән югары уку йортлары вәкилләре һ.б. да алды.
Укучылар арасында фән буенча Бөтенроссия олимпиадаларының абсолют җиңүчеләре дип Михаил Карпов (Казан), Алексей Красников (Бөгелмә), Руслан Котляров (Казан), Алексей Волостанов (Казан) табылды. Аларга сертификатлар, чит илдә белем алу мөмкинлеге дә бирелде.
Тантаналы чара азагында, “Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” да билгеле булды. Әлеге исем быел беренче тапкыр бирелә. Бу исемгә Казанның 131нче лицееның 8нче сыйныфында белем алучы Руслан Котляров лаек булды. Ул 9 нчы сыйныф укучылары арасында уза торган олимпиадада катнашып, беренчелекне яулаган. Җиңүчегә мантия һәм академик башлыгы кидертелде, “Республиканың ел укучысы” истәлек бүләге белән акчалата бүләк тапшырылды.
Бүләкләр тапшыру тантанасы балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз