Татарстан мәктәпләрендә укучылар IT-Чемпион исемен алу өчен ярышуын дәвам итә

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
“ИТ-чемпион” конкурсы 15 мартта башланды. Әлеге вакыт эчендә конкурста 90 894 бала катнашты Аларның логиннары олыларның uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетында сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Яшел Үзән, Тукай, Арча, Кукмара районнары һәм Яр Чаллы шәһәре мәктәп укучылары исәпләнә.
Республикада баллар күләме буенча һаман да Яшел Үзән районы Осинова авылының В.В. Карпов исемендәге лицей укучысы лидерлардан санала.
Иң актив Топ-10 мәктәпләр исемлегенә Теләче, Тукай, Буа, Яңа Чишмә, Балтач һәм Чүпрәле районнарыннан мәктәп укучылар керде.
Исегезгә төшерәбез, “IT-чемпион” конкурсы кысаларында мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан өч мәктәп укучысы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International