ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
27 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чемпионатта катнашучы татарстанлылар – яшь эшчеләр һәм көллият һәм техникум студентлары, производствога укыту мастерлары һәм укытучылары белән очрашты.
Минзәлә шәһәрнең аэроклубында Бөтенроссия күләмендәге ЭЭМ авиаотрядлары өйрәнүләре узды. Иганәчелек акциясенә һәм халыкара балар саклау көненә багышланган; авиаотрядлар командирлары, Минзәлә муниципаль районының ЭЭБ начальнигы Хазиев И.М. булышлыгы белән Минзәлә махсус коррекцион интернат мәктәбендә укучы балалар өчен экскурсия үткәрелде. Балалар вертолетлар тарихы һәм аларның куланнышы белән таныштылар.
Танайка-2 микрорайонында ике катлы балалар бакчасын апрель башында сала башладылар. Төзүчеләр бинананы 20 августка тапшырырга ышандыра.
Әлеге бакчага мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар да йөри алачак. Бакча 260 урынга исәпләнгән һәм аны төзү өчен 130 миллион сум акча тотыла.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен – рус теле буенча БДИ тапшырачак. Моның белән бәйле рәвештә Җәмәгатьчелек палатасы ел саен эшләп килә торган БДИ-2014 сораулары буенча кайнар линия ача. Гражданнар 7.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр 8-800-700-8-800 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.
Краснодар төбәгендә “XXI гасыр лидеры” Балалар иҗтимагый оешмалары Бөтенроссия конкурсының чираттагы туры үтте. Анда Татарстаннан 5 конкурсант, шул исәптән Чаллыдан “Балачагың инициаторлары” балалар-яшьләр иҗтимагый оешмасы активисты Рауль Тунгусков, катнашты.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 25 маенда “IT-Чемпион” Республика конкурсының беренче этабы тәмамланды. 153 җиңүче тантаналы рәвештә ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү тантанасын Республика көнендә - 2014 елның 30 августында үткәрү планлаштырыла.
2014 елның 23-24 маенда Яр Чаллы шәһәрендә Л.Б.Васильев ис. Кама политехника көллияте базасында “Станокчы” белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 21 субъектыннан килгән региональ этапларда җиңүчеләр катнашты. Профильле көллиятләрнең II курс студентлары теоретик һәм практик биремнәрне үтәргә тиеш иде.
Бүген Азнакай гомумбелем бирү мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары биш көнлек хәрби хәзерлек курсларына китте. Хәрби өйрәнүләрне алар Чемодур авылы биләмәсендә Алферовка авылы янәшәсендә палаткалы шәһәрчектә үтә.
Казанда 15 балалар бакчасында балалар өчен өстәмә урыннар булдырылган. Булган мәйданнарны рациональрәк файдалану һәм үткәрелгән төзекләндерүләр нәтиҗәсендә мәйтәпкәчә тәрбия йортлары хәзер 300 нәнигә күбрәк кабул итә ала.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Кайбыч районының Мөрәле төп мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Әлеге мәктәптә алты укучы тугызынчы классны тәмамлый, ике укучы беренче класска керергә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International