БДИ-2014 буенча “кайнар линия” эшли башлый

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен – рус теле буенча БДИ тапшырачак. Моның белән бәйле рәвештә Җәмәгатьчелек палатасы ел саен эшләп килә торган БДИ-2014 сораулары буенча кайнар линия ача. Гражданнар 7.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр 8-800-700-8-800 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.
Кайнар линия номерына укучылар гына түгел, ә әти-әниләр һәм укытучылар да шалтыратырга мөмкин. Кайнар линия шулай ук 5 һәм 11 июньдә ягъни чыгарылыш сыйныф укучылары математика, җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ тапшырган көннәрдә эшлиячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International