“IT-Чемпион” Республика конкурсының беренче этабында “Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңүчеләр исемлеге расланды

2014 елның 27 мае, сишәмбе
2014 елның 25 маенда “IT-Чемпион” Республика конкурсының беренче этабы тәмамланды. 153 җиңүче тантаналы рәвештә ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү тантанасын Республика көнендә - 2014 елның 30 августында үткәрү планлаштырыла. Этап тәмамланганнан соң әлеге этапта җиңгән катнашучыларның баллары алына. Беренче этапта җиңүчеләр конкурсның икенче этабында да катнашуын дәвам итә ала, тик җыелган балларын алар истәлекле бүләкләргә генә алыштырырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International